Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН хәбәр килде: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 26 июлендә көндез һәм кич белән (11 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында) урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр, аерым районнарда яңгыр һәм боз яву көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Явым-төшем:вакытында

 - урамда булганда сак булыгыз, һава электр тапшыру линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез; - үз йортларындагы аз ныгытылган конструкцияләрне беркетегез, аларны җимерү травмага китерергә мөмкин.;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр суы агу өчен әзерләү буенча чаралар күрергә .

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр Сез  көчле җил  вакытында урамда калсагыз җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез.

 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

 4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

 6. Куркыныч тудырырга мөмкин булганэлементлардан сакланырга.

7. Барлык тәрәзәләрне ябарга.

Яшен вакытында

 1. Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта китегез. Автомобильдә йөргәндә дә туктарга кирәк.

2. Әгәр яшен вакытында  сез ачык урында торасыз,бу очракта җиргә ятырга  киңәш ителә

3. Яшен вакытында машина йөртүчеләргә дә игътибарлы булырга кирәк.

4. Җәяүлеләргә юл аша чыкканда игътибарлы булырга кирәк

5. Мөмкин булганда ерак юлларга чыгудан тыелып торыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International