"Ягез әле, кызлар»

2022 елның 26 июле, сишәмбе
«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында «Ягез әле, кызлар!»спорт бәйрәме узды. Уеннар программасына «Азык — төлекне кәрҗингә җый» дигән мәзәк эстафеталар керде,кызлар аны тиз арада бер- берсенә тапшырырга тырыштылар. «Хуҗабикә» уенында чын хуҗабикәләр чүп-чардан импровизацияләнгән швабра белән чүпне соскычка  алырга, төймә тегә, ярмалар араларга , бәрәңгене чистарта белү осталыкларын күрсәтте. Бәйрәм алдан әзерләнгән медальләр һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Барысы да күтәренке рухта, көн буена энергия заряды белән булды!!! 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International