ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттыру турында хәбәр итә

2022 елның 27 июле, чәршәмбе
 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр милекчеләренә, бигрәк тә җирләр үсүгә юл куйган затларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штрафларны арттыру турында хәбәр итә. Штраф күләмен арттыру шулай ук вазифаи һәм юридик затларга да кагылачак, хәзер вазыйфаи затлар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен – 20 000 сумнан 30 000 сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы затларга – 40 000 сумнан 60 000 сумга кадәр һәм юридик затларга-300 000 сумнан 400 000 сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә агач-куак, коры-сары янгыннарны булдырмас өчен, туфрак эшкәртергә кирәк. Шулай ук авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланмау салым хезмәте тарафыннан җир салымының 0,5% күләмендә, кадастр бәясеннән 0,3% урынына җир салымының югары ставкасын куллануга китерә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International