Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы 2022 елның 1 августында район Советының утырышлар залында узачак

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы 2022 елның 1 августында район Советының утырышлар залында узачак. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә::

1. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы объектларын 2022 – 2023 җылыту сезонына әзерләүнең барышы турында. 2.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2022 елга Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планы (программасы) турында" 2022 ел, 30 декабрь, 922 нче карары

3. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджеты турында» 2021 елның 10 декабрендәге 88 номерлы карарына (04.04.2002 ел, № 88 Аксубай муниципаль районы Советы карары редакциясендә) үзгәрешләр кертү турында. № 105, 06.05.2022. № 117).

4. 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International