Балалар Андрей Бикмуллин остаханәсендә булдылар.

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

2012 елның 27 июлендә Аксубай районының тәрбиягә бала алган гаилә балалары Андрей Бикмуллин остаханәсендә булдылар. Балалар беренче тапкыр гына кунакта булмаса да, һәр очрашу мавыктыргыч һәм бик кызыклы. Балалар останың эше, ул эшләгән кораллар турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, агачтан ясалган эшләнмәләрне зур кызыксыну белән карадылар. Малайлар хәтта инструментлар белән дә эшләп карый алдылар. Балалар белән бергә экскурсиягә тәрбиягә бала алган ата-аналар да булуы бик шатлыклы. А.В. Мортазинага, Н.С.Крайновага һәм Андрей Бикмуллинга экскурсияне оештырганнары һәм балаларны агач кисү кебек халык һөнәренә өйрәткәннәре өчен зур рәхмәт.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International