Русьне Чукындыру Көне

2022 елның 29 июле, җомга

Русьне чукындыру көне уңаеннан Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында китапханәче Тихонова И.В. социаль хезмәт алучылар өчен "Русьне чукындыру"дигән православие сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар бәйрәмнең тарихын һәм борынгы рус чорындагы ата-бабаларыбызның тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук чарада катнашучылар Русьны чукындырган Бөек кенәзнең тормышы турында сөйләүче "Владимир Красное Солнышко" православие мультфильмын карадылар. Аннары тәрбияче Гайнуллина Р.А. чарада катнашучылар өчен "Борынгы Русь"исемле тарихи-танып-белү викторинасы үткәрде. Чараның максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның эмоциональ торышын яхшырту, коммуникатив күнекмәләрен үстерү.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International