Балалар бик теләп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, картинадагы әсәрнең исемен уйладылар, «Безгә татау яшәргә, дуслыкның кадерен белергә кирәк»исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Дуслар-вакытны күңелле үткәрергә мөмкин булган кешеләр. Дус-ул кызыклы китап, аны укыйсың. Дус - ул авыр минутларда ярдәм итүче кеше. Яшь китап укучылар сорауларга җавап бирделәр, шулай ук балалар үзләренең иң яхшы дуслары һәм иң яраткан уенчыклары турында сөйләделәр. Барлык балалар дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәр әйтте һәм күңелле музыка астында биеделәр.