Хөрмәтле Аксубай районы халкы, хөрмәтле хәрби диңгезчеләр, Хәрби-Диңгез флоты ветераннары

2022 елның 31 июле, якшәмбе
Һөнәри бәйрәмегез-Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу-Ватанның диңгез читләре сагында торучылар һәм ерак походларда вахта тотучылар бәйрәме. Бүген Хәрби-Диңгез флоты хәрби хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны лаеклы үтиләр, һөнәри осталыкларын камилләштерәләр, үзләренең хәрби бурычларын намус белән башкаралар, Россия дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм аның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча авыр хезмәт күрсәтәләр. Үз үрнәгегез белән сез патриотик тәрбия бирүгә лаеклы өлеш кертәсез, яшь буынга Ватаныгыз һәм аның язмышы өчен горурлык һәм җаваплылык хисе тәрбиялисез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, хезмәтегездә уңышлар,  һәм исән-сау туган якларга  әйләнеп кайтуларын телим!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International