Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте саклыкның база кагыйдәләре турында онытмаска киңәш итә. Әйтик, зәгыйфь категориядәге кешеләргә, шул исәптән хроник авырулар диагнозланган кешеләргә җәмәгать урыннарында битлек кияргә, шулай ук антисептик чаралардан файдаланырга киңәш ителә. Моннан тыш, COVID-19дан ярты елга бер тапкыр вакытлы ревакция үтү буенча рекомендация саклана.