"Туган киңлекләр"күргәзмәсен ачу

2022 елның 3 августы, чәршәмбе
2 август көнне район мәдәният йортында «Туган киңлекләр"дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәне  баянчылар дуэты, "Кашыкчылар  ансамбле", Эдуард Ильин башкаруындагы искиткеч музыкаль әсәрләрдән башланды. Берничә көн дәвамында пленэрда катнашучылар, ә быел алар егерме һәм аннан да күбрәк кеше килгән, район буйлап йөргәннәр, аралашканнар, ә иң мөһиме-эшләгәннәр. Аларның иҗатына да чикләр юк иде. Рәссамнар бер урында утырмады, алар күңелләренә хуш килгән урыннарны тапты.Кунаклар Аксубай туган якны өйрәнү музеенда, музей экспозицияләре белән кызыксынып, иркенләп булдылар. Катнашучылар Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән иде, алар үзләренең матур эшләре, техника белән шаккатырдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International