Стационар флюорография аппараты ремонтта булганда, "Аксубай РҮХ" ДАССОда күчмә флюорограф эшли. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән Ford микроавтобусында флюорография тикшерүен узу өчен ерак торак пунктлардан аз хәрәкәтләнүче пациентларны алып киләләр.