Бүген Аксубай районында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булып китте

2022 елның 9 августы, сишәмбе
Бүген Аксубай районында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булып китте. Эш визиты кысаларында гражданнарны кабул итү һәм районның социаль өлкәсе җитәкчеләре белән очрашу узды. Мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап районның 10 кешесе мөрәҗәгать итте. Гражданнар социаль ярдәм чараларына, эшкә урнашу һәм эш бирүченең кыскартылган вакытта пособие исәп-хисапларына кагылышлы сораулар бирделәр. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә билгеләнгән сораулар буенча тулы аңлатмалар бирелде. Кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүне район башлыгы Камил Гилманов шәхси контрольгә алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International