10.нчы августа Аксубай муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышның темасы-район территориясенә африка дуңгызлар чумасының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау. Республикада Спас районының ике шәхси ярдәмче хуҗалыгында, Спас районының Куйбышев аучылык хуҗалыгында ике атылган кабан дуңгызыннан, шулай ук Югары Ослан районының дуңгызчылык предприятиесендә АЧС учаклары ачыкланды.
Дуңгызлар арасында үлүчеләр саны югары булуын, бу инфекциянең тиз таралуын һәм карантин чараларының уртак көч белән таралуын исәпкә алып, район территориясен бу мәкерле авырудан саклап калырга һәм якларга кирәк.