Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе шуны искә төшерә: "коррупциягә каршы тору турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба - Федераль закон) 12 статьясы нигезендә элеккеге дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр (алга таба - элеккеге хезмәткәр) өчен эшкә урнаштыру буенча чикләүләр, шулай ук элеккеге хезмәткәрне эшкә алучы эш бирүче вазыйфалары билгеләнгән. Эш бирүче элеккеге хезмәткәр белән хезмәт килешүе төзегәндә, игътибар итегез, 10 көн эчендә әлеге килешү төзү турында элеккеге хезмәткәрнең соңгы хезмәт урыны буенча яллаучы вәкиленә (эш бирүчегә) хәбәр итәргә тиеш (Федераль законның 12 статьясындагы 4 өлеше). Эш бирүче тарафыннан югарыда күрсәтелгән вазыйфаны үтәмәү хокук бозу булып тора һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.