Аксубай районында физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Ел саен августның икенче шимбәсендә спортчылар, физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре, актив спорт тормышы алып баручылар үзләренең бәйрәмнәрен-Физкультурачылар көнен билгеләп үтәләр. 12 августта Бөтенроссия физкультурачылар көне алдыннан спорт өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, «спорт мәктәбе» МБУ директоры Нияз Хисмәтов катнашты. Нияз Хисмәтов физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен ТР Спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Шулай ук физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «спорт мәктәбе» МБУ хезмәткәрләре: тренер Геннадий Леонтьев, методист-инструктор Наталья Египко, баш хисапчы Татьяна Әтряскина, склад мөдире Надежда Кулькова Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов һәм тренер Валерий Павлов ТР футбол федерациясенең Рәхмәт хатын алды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, районда физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Дельфин» ябык йөзү бассейнында административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Руслан Терегулов, спорт мәктәбенең чаңгы ярышлары буенча тренеры Рәис Бикушев, 55 яшь тулу уңаеннан спорт эшләре буенча директор урынбасары Рузилә Бәширова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Намуслы хезмәтләре һәм югары нәтиҗәләре өчен Александр Крмаков, Леонид Васильев, Надежда Антонова, Валентина Купцова, Владимир Убейкин, Александр Лодоркин, Алексей Буа, Светлана Ашаева район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International