Рентген-аппаратны файдалануга тапшыру август ахырына планлаштырыла . Рентген диагностик цифрлы «Ренекс - РЦ» комплексы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан сатып алынган. 2 эш урынына исәпләнгән цифрлы аппарат югары эксплуатация үзлегенә ия һәм хәтта интенсив куллану шартларында да максималь нәтиҗәле эшли ала. Аксубай хастаханәсендә ул сырхауханәнең амбулатор пациентлары өчен дә, стационарга озатылган пациентлар өчен дә тикшеренүләр өчен файдаланылачак. Яңа җиһазлар өчен кабинет алдан әзерләнгән иде: процедура залында, аппарат һәм элекке күрсәтмә бүлмәләрдә диварлар һәм түшәмнәр ремонтланды, электр үткәргечләрен, җылыту системасын һәм идән япмасын алыштырдылар. Җиһазларны урнаштыру һәм монтажлау буенча белгечләр тарафыннан эксплуатацияләү кагыйдәләренә өйрәтү һәм рентгенологларга инструктаж үткәрелде. Хәзерге вакытта эш өчен кирәкле рөхсәт документларын рәсмиләштерү бара.