Социаль яклауга мохтаҗ категория гражданнарга финанс грамоталылыгы һәм кайбер актуаль мәсьәләләр аңлатылды. Мәсәлән, сыйфатсыз товарны ничек алыштырырга һәм кире кайтарырга. «Товарның сыйфаты тиешенчә булмаса, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары», «товарга Экспертиза " дигән буклетлар таратылды.
Ершова Ирина Николаевна ТР дәүләт инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча контроль-инспекция бүлеге белгече.