Мәктәпкәчә белем бирү буенча август секцияләре

2022 елның 19 августы, җомга

2022 елның 16 август һәм 17 август көннәрендә «Радуга» һәм «Ләйсән» балалар бакчалары базасында Аксубай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләренең һәм тәрбиячеләренең «Аксубай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының һөнәри компетентлыгын арттыру»темасына район август секцияләре булып узды.

Тәрбиячеләр секциясе эшендә 39 педагогик хезмәткәр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре киңәшмәсендә 12 мөдир катнашты. Секция утырышлары кысаларында узган уку елына йомгак ясалды һәм яңа 2022-2023 уку елына бурычлар куелды. Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән «мәгариф бүлеге» МКУ методисты Хәйруллина Г.Р. мөрәҗәгать итте һәм Аксубай муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү үсеше турында сөйләде. Безнең районда мәгариф үсешенең төп юнәлешләре белән «мәгариф бүлеге»МКУ начальнигы Зәйдуллина Рәмзия Салих кызы таныштырды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре һәм тәрбиячеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, мастер-класслар күрсәттеләр. «Мәгариф бүлеге» МКУ, ЮХИДИ һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе арасында балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча хезмәттәшлек турында Нурлат шәһәрендә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУнең территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Гималтдинова Гөлфия Харис кызы чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International