Көзге культуралар чәчү

2022 елның 19 августы, җомга
Район игенчеләренә агымдагы елда 13835 гектарда көзге культуралар чәчәргә кирәк булачак. Районда көзге бодай чәчүгә беренчеләрдән булып «Волга-Селект»ҖЧҖ игенчеләре кереште, Бүгенге көндә алар тарафыннан 100 гектарда әлеге культура чәчелде, алар бу культура 4000 гектарда чәчеләчәк. АксуАгро ҖЧҖендә дә көзге бодайны чәчү башланды, барлыгы 4500 га мәйданда чәчәргә кирәк булачак. Механизаторлар Рәис Мифтахов һәм Илнур Җамалетдинов «Скипетр» сортлы бодайны ун гектардан артык чәчәргә өлгергәннәр инде. Эш кызу бара. Агроном Илсур Сәхапов әйтүенчә, орлык китерүдә дә, ягулык белән тәэмин итүдә дә тоткарлыклар юк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International