Мини-вакансияләр ярминкәсе

2022 елның 22 августы, дүшәмбе
2022 елның 19 августында «Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУда вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Ярминкәгә 53 эшсез килгән. Чарада кадрлар хезмәте вәкилләре, өч оешма: район мәдәният йорты, Аксубай РҮХ, «Татавтодор»АҖ вәкилләре катнашты. Килүчеләргә вакансияләр тәкъдим ителде: клуб методистлары, электромонтер, ПТО инженеры, машина йөртүчеләр, тракторчылар . Моннан тыш, гражданнарга интернет-ресурслар аша, шул исәптән «Россиядә эш»гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында да мәгълүмат бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International