Ишегалды - ул балаларның әти-әниләре белән йөрү, чын дуслар таба торган урын ул.. Өлкәннәр өчен ишегалды-балачагы узган истәлекле урын. Шуңа күрә "ишегалды җәйләре" кебек бәйрәм бергәләп бик күп кешеләрне җыя.
ксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бай эчтәлекле уен программасы әзерләделәр. Балалар бик теләп интеллектуаль көрәштә, шулай ук хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Өлкәннәр картинкаларда, мәкальләрдә зашифрованнарга гаҗәпләнделәр, әмма бик теләп уйладылар. Мәдәният хезмәткәрләре матур, бай эчтәлекле концерт программасы әзерләделәр. Аксубай туган якны өйрәнү музее балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрде.
Әлбәттә, бу бәйрәм күршеләребезнең яхшы мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итә, халык йөзендә шатлык һәм елмаю тудыра. «Ишегалларында җәй " тормышыбызны күпкә матуррак һәм кызыклырак итә.