Ветеринария берләшмәсе белгечләре эпизоотиягә каршы көзге чараларны үтәү эшен дәвам итәләр

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе
Ветеринария берләшмәсе белгечләре эпизоотиягә каршы көзге чараларны үтәү эшен дәвам итәләр. Барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы хайваннарына түләмә һәм ЭМКАРга каршы вакцинация ясала. Шәхси хуҗалыклар хуҗалары белән бер үк вакытта дуңгызларда африка чумасын һәм башка аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау буенча аңлату эшләре алып барыла. Авыруларны профилактикалау буенча белешмәлекләр бирелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International