Аксубай районында футбол буенча ТР Беренчелеге узды

2022 елның 26 августы, җомга
23-25 август көннәрендә "Сабантуй" стадионында. Аксубайда 2010-2011 елгы кызлар командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге (икенче әйләнеш) узды. Ярышларда Аксубай районы, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 6 команда катнашты. Аксубай районы командасы лаеклы чыгыш ясады һәм республика күләмендәге ярышларда катнашу тәҗрибәсе алды. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде::  1 урын - Вахитов районы мәктәбе 2 урын - «Мирас " командасы (Казан) 3 урын- «Строитель» командасы (Яр Чаллы) Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм кубок белән бүләкләнде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International