Бүген Татарстан-көчле, бай, динамик үсештәге, инвестицион җәлеп итүчәнлекне һәм халыкара танылуны ышанычлы үстерүче регион, традицияләргә кадерле булган, рухи һәм мәдәни мирасны саклауга сакчыл караучы төбәк.
Без хаклы рәвештә республикабыз, аның данлы тарихы, заманча казанышлары белән горурланабыз һәм аның зур киләчәгенә ышанабыз, аңа Без уртак тырышлык белән китерәчәкбез, чөнки тарихи ватаныбызда яшәүчеләрнең хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, үткәннәргә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә хөрмәт белән карау лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүдә өмет уята.
Аксубай районы республиканың социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Район халкы һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы Президентына, Хөкүмәтенә һәм Дәүләт Советына район территориясендә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртырга ярдәм иткән программаларны уңышлы гамәлгә ашырган өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Районны төзүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткән хөрмәтле ветераннарыбызга иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Барыгызга да тынычлык, иминлек, нык сәламәтлек, бәхет һәм тотрыклылык телим!