29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Көненә муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырды. Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Рәшит улы Шакиров һәм Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Викторовна Зюзина безнең районнан җиңүчеләр булдылар. Әлеге җирлек җитәкчеләрен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!!!