Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ: Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
31 августта 18 сәгатьтән. 1 сентябрьнең 18 сәгатенә кадәр. 1 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан җилнең тизлеге 15-20 м/с ка кадәр яшенле яңгыр көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр Сез көчле җил вакытында урамда калсагыз җир асты кичүе яки подъездларда яшеренергә киңәш итәбез.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.
6. Куркыныч тудырырга мөмкин булганэлементлардан сакланырга.
7. Барлык тәрәзәләрне ябарга.
Яшен вакытында
1. Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта китегез. Автомобильдә йөргәндә дә туктарга кирәк.
2. Әгәр яшен вакытында сез ачык урында торасыз,бу очракта җиргә ятырга киңәш ителә
3. Яшен вакытында машина йөртүчеләргә дә игътибарлы булырга кирәк.
4. Җәяүлеләргә юл аша чыкканда игътибарлы булырга кирәк
5. Мөмкин булганда ерак юлларга чыгудан тыелып торыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.