Шәрбән авылында яңа модульле ФАП ачылды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Аксубай муниципаль районында Шәрбән авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен шатлыклы, әһәмиятле вакыйга – модульле ФАП ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко һәм район башлыгы Камил Гилманов катнашты.

Медицина учреждениесендә фельдшер кабинеты, хатын-кызларны, балаларны кабул итү өчен бүлмә, аерым хуҗалык бүлмәсе һәм санузел, заманча электрокардиограф бар. Шәрбән авылында ФАП төзүне Радик Шәкуров җитәкчелегендәге «Стройтранс» ҖЧҖ алып барды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International