"Аксубай РҮХ"ДАССО поликлиникасында капиталь ремонт тәмамланды. Биш ай дәвамында "Строитель" ҖЧҖ төзелеш компаниясе ремонт эшләре башкарды. Поликлиника үзгәрде, биналар якты һәм заманча таләпләргә җавап бирә.Ремонт эшләре вакытында тәмамланган.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Виниченко Владислав Валентин улы, Аксубай муниципаль районы башлыгы Гилманов Камил Камал улы катнашты. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында яңа рентген аппараты һәм УЗИ аппараты бүлеп бирелде. Поликлиниканы ачуга эндоскопик стойка бүлеп бирү бүләк булды.