30 августта Аксубайда "Минем циффрлы Татарстаным"рәсем конкурсына йомгак ясадылар һәм булачак беренче сыйныф укучыларын бүләкләделәр

2022 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль район Советында "МӘРХӘМӘТ-МИЛОСЕРДИЕ" хатын - кыз депутатларның район берләшмәсе мәгариф бүлеге һәм район мәдәният йорты белән берлектә ай дәвамында белем бирү учреждениеләренең булачак беренче сыйныф укучылары арасында "Минем Татарстанфрлы Татарстаным" дигән рәсем конкурсы үткәрде. Балалар үзләренең иҗатлары һәм төрле программаларны белүләре белән сөендерде.

Котлыйбыз

: 1 урын - Айзилә Галиева, Иске Ибрай.

 2 урын - Александр Бәшатова, Кәкре Күл.

3 урын - Никита Федоров, Иске Савруш.

Барлык беренче сыйныф укучыларына да катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез! Мактау грамотасы һәм акчалата сертификатны район башлыгы Камил Камал улы Гилманов һәм ТР Аксубай муниципаль районы Советында Хатын - кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Копанева Ольга Владимировна тапшырды. Укучыларга республика конкурсында җиңүләр телибез, чөнки аларның эшләре Казанга җибәрелә. #МӘРХӘМӘТ_МИЛОСЕРДИЕ #ЦИФРЛАШТЫРУ елы»

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International