6 сентябрьдә Аксубай муниципаль районында ата-аналары алимент түләүдән кача торган балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен чираттагы Бердәм кабул итү көне узачак.
Кабул итү район Советы бинасында Аксубай ш., Ленин ур., 10 йорт адресы буенча иртәнге 8.00 сәгатьтән оештырылачак. Гражданнарны суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, юридик бүлек, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә кабул итәләр. Барлык сораулар да аерым контрольгә алына.
Исегезгә төшерәбез, мондый тематик кабул итү көннәре традициягә әйләнде һәм һәр айның беренче сишәмбесендә район халкы өчен үткәрелә.