«3 нче Аксубай урта мәктәбе»укучылары «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылды .

2022 елның 3 сентябре, шимбә

Бүген 3нче Аксубай урта мәктәбе укучылары Бесланның 1нче мәктәбендә булган коточкыч фаҗига истәлегенә чара үткәрделәр. Укучылар алдында социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Сергей Александров, мөхтәсиб ярдәмчесе Равил хәзрәт Камалетдинов, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, ветераннар берлеге вәкилләре чыгыш ясады. Барлык катнашучылар да Бесланның һәлак булган укучыларын һәм теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Барлык катнашучыларга да «тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылырга тәкъдим иттеләр Районның барлык мәгариф учреждениеләрендә Бесландагы фаҗига истәлегенә багышланган Бердәм дәресләр үткәрелде.

Бүген, барлык террорчылык актларының корбаннарын искә төшереп, без бу җинаятьчел акылсызлык таралмасын өчен, терроризмга каршы тору ниятебездә бердәм булырга тиеш. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне һәлак булганнарны искә алу гына түгел, бу илебезнең һәр кешесе бергә җыелып һәм башка милләтләргә ,диннәргә хөрмәт белән карасак кына «терроризм»дигән афәтне  җиңеп була дигән сүз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International