Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 1 нче Аксубай урта мәктәбендә район мәктәпләренең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының секция утырышы булып узды. Секция утырышын мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлкәй Илдус кызы Сәмигуллина үткәрде.
Утырышта кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: -2022 елның 1 сентябреннән район мәктәпләренең 1нче һәм 5нче сыйныфларында ФГОС НОУ һәм ООО яңартылган; - төп белем бирү программаларын һәм дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыру; - психологик-педагогик юнәлешле профильле класслар ачу; - 2022 елның көзендә Бөтенроссия тикшерү эшләрен оештыру һәм үткәрү; - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше һәм персонификацияләнгән квалификация күтәрү курслары; - беренче һәм югары квалификация категориясенә педагогик аттестацияләүгә әзерлек һ. б.