"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " хәйрия акциясе

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе
Белем көне алдыннан «Әтиләр Советы» Рәисе Тимирясов А.С. һәм Аксубай муниципаль районының МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге начальнигы Зайцева Е. С. Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләргә бардылар. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында кунаклар беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары җыелган портфельләр тапшырдылар. Укучыларны уку елы башлану белән котладылар, укуларында уңышлар һәм белемнәр дөньясында яңа ачышлар теләделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International