Кәкре Күл урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары белән террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауга багышланган ачык дәрес үткәрелде.
Балаларга экстремизм һәм терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр, Интернет челтәренең төрле сайтларына кергәндә сак булырга өндәделәр. Административ, гражданлык һәм җинаять җаваплылыгы турында мәгълүмат җиткерелде. Транспорт чаралары белән идарә итү кагыйдәләрен бозу турында. Ачык дәрестә район прокуроры Эдуард Рөстәм улы Хираҗев һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова катнашты.