Футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

06 сентябрьдән 08 сентябрьгә кадәр штп. Аксубай ("Сабантуй" стадионы) 2009-2010 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы ("С"дивизионы) узды. Аксубай районыннан тренер Александр Лодоркин җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр "Аксу" командасы катнашты. Балалар бик яхшы физик әзерлек һәм көйле уен күрсәттеләр. Аксубай командасы үз көндәшләрен узып, алтын медаль яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм кубок белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International