Чараның максаты-балигъ булмаганнарның шәхесен формалаштыру һәм үстерү, яшүсмерләр арасында сукбайлыкны, хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне профилактикалау.
Матур урында, Кама ярында, республиканың төрле районнарыннан 12 команда очрашты. Уен берничә этапны үз эченә алган: команданың визит карточкасын күрсәтү, хәрби-спорт киртәләр полосасы, интеллектуаль-танып белү этабы. Команданың төп этаплары арасында мастер-класслы станцияләрдә булдылар.
Хәрби-патриотик уен нәтиҗә ясау һәм командаларны тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. Безнең балалар лаеклы 4 нче урынны яуладылар. Бу онытылмас чара балаларга бик күп уңай хисләр, күп кенә яңа дуслар һәм тәэсирләр бүләк итте.