9 сентябрьдә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова Аксубай муниципаль районы гражданнарын кабул итте.
Депутат каршында районның ветераннар оешмасы вәкилләре дә булды. Өлкән буынны борчыган сораулар арасында сугыш балалары кебек гражданнарның ташламалары булмау. Алар өлешенә Бөек Ватан сугышы төшкән, алар шулай ук барлык гражданнар кебек зыян күргән, ләкин бүгенге көнгә кадәр түләүләр яки ташламалар юк.
Ветераннар оешмасы вәкилләре Алсу Тархановадан спорт һәм иҗади ветераннар коллективларының чыгышлары өчен транспорт белән бәйле проблемалы мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорадылар. Алсу Тарханова һәм район башлыгы Камил Гилманов килүчеләргә берничә моментны аңлаттылар, район гражданнарының кайбер сорауларын алга таба эшләү өчен закон чыгару органы вәкиле үзенә яздырды.