Сәфәр барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Иске Ильдеряк мәдәният йортында, Аксубай универсаль технологияләр техникумында булды, Сапеев в.д. КФХсында 18000 башлык катнаш азык цехы һәм каз фермасы төзелешенең барышы, «Морозко» сәнәгать паркының эшчәнлеге белән танышты, анда төзелеп килүче объектларны карады һәм үсеш планнары турында фикер алышты. Моннан тыш, «Волга-Селект» ҖЧҖ, «Ритэк» ҖЧҖ базасы гамәлгә ашырыла торган «орлык заводы белән ашлык киптерү комплексы төзелеше»инвестицион проекты белән танышты. Министр икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру белән танышты, предприятиеләр җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр белән санкцияләр кертүгә бәйле проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Аксубай районы бизнес-ширкәтләре катнашында санкцияләр шартларында Россия икътисадының тотрыклылыгын арттыру темасына киңәшмә үткәрде. Визит барышында эшкуарларга федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары буенча тәкъдимнәр бирелде.