Әлеге конкурс яшь буынга илебез һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү максатыннан Гаилә тарихы объективы аша үткәрелә. Конкурста физик затлар - гаилә архивлары хуҗалары катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.
Конкурста җиңүчеләр өчен 20000руб, 30000руб. һәм 500000руб. өченче, икенче һәм беренче урыннар өчен акчалата премияләр каралган.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).