Аксубайның 2нче урта мәктәбендә " Экстремизмга-юк!»

2022 елның 24 сентябре, шимбә
Аксубайның 2нче урта мәктәбендә «Сак булыгыз терроризм»темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. Җитди һәм актуаль тема турында сөйләшү: экстремизм, терроризм куркынычы, гомумән, куркынычсызлык турында. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәк. Укучыларга экстремистик эшчәнлек өчен гражданнарның нинди җаваплылыкка тартылуын җиткерделәр. Интернет челтәре куркынычы, игътибарлы һәм уяу булырга, үзеңне ничек тотарга һәм кинәт шартлаткыч җайланма тапсагыз нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. «Теракт вакытында сезнең гамәлләрегез»тестын үткәрделәр. Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара башланганчы балаларга куркынычсызлык буенча видеофильм күрсәттеләр. Белешмәлекләр әзерләделәр һәм тараттылар.

Түгәрәк өстәл район прокуроры урынбасары Лариса  Георгиевна Горожанкина, ПДН өлкән инспекторы полиция майоры Хаматов Венер Фәнис улы, балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Фоат Мансур улы Абдуллин катнашында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова тарафыннан оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International