23 сентябрьдә "Пушкин картасы" программасы кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен «БиблиоМИКС»дип исемләнгән интерактив әдәби уен үткәрделәр

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе
Катнашучылар командаларга оригиналь исем биреп бүлештеләр. Командалар тур биремнәрен үтәделәр. Балалар зур кызыксыну белән уенга кушылды. Биремнәр белем генә түгел, зирәклек тә, иҗади сәләт тә таләп итте. Бүләкләү тантанасы да алкышлар астында узды. Аксубай китапханәсе хезмәткәрләре призерларга лаеклы татлы бүләкләр тапшырдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International