1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне.

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу  иң кадерле, яраткан һәм хөрмәтле өлкән буын кешеләре бәйрәме! Бүген район мәдәният йортының концертлар залында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Район мәдәният йорты артистлары өлкәннәргә " безгә ел афәт түгел!» дигән тантаналы чара тәкъдим иттеләр. Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм хөрмәтле ветераннарга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләде! Ветераннар өчен Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Садриев Илдар Зөфәр улы да җылы котлау әзерләде, ул да барысына ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иминлек теләде. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып, күңелләре белән ял итеп, уңай эмоцияләр алдылар. Барлык катнашучыларга да яхшы кәеф, матур концерт өчен зур рәхмәт.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International