«Минем цифрлы Татарстан» рәсемнәр конкурсы җиңүчесе.

2022 елның 4 октябре, сишәмбе
Иске Ибрай урта мәктәбенең 1 класс укучысы Галиева Айзилә «Минем цифрлы Татарстаным»республика санлы рәсемнәр конкурсында җиңүче булды. Беренче сыйныф укучысын мәктәп тормышының якты башлануы белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез! Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Казан-Арена спорт комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин катнашында узды. Тантанада катнашучыларның барысы да диплом һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде. Конкурсның максаты-укучыларның иҗади потенциалын үстерү, аларны мәгълүмати технологияләрне практик эшчәнлектә актив куллануга тарту. Конкурс Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган чаралар кысаларында узды. Конкурс темалары буенча компьютер рәсемнәрен мөстәкыйль рәвештә программа чаралары ярдәмендә, ягъни санлы инструментлар кулланып: компьютер, график планшет һәм каләм, шулай ук махсус программа тәэминаты ярдәмендә башкардылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International