Иске Ильдеряк урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе
Халыкның коррупциягә каршы тәртибен формалаштыруга, шулай ук Иске Ильдеряк урта мәктәбендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалауга юнәлдерелгән агарту, белем бирү һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Абдуллин Фоат катнашты. Ата-аналарга коррупциягә каршы тәрбия бирү, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, балаларның иминлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International