Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 5-12 октябрендә «дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшеннән канәгать булу дәрәҗәсе турында»социологик тикшеренүләр үткәрү турында хәбәр итә.
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру» бүлекчәсендә, тиешле рубрикада анкета сораштыруы үткәрү аша башкарыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль-икътисадый мониторинг департаментының элемтә хезмәткәрләре: мәгълүмати-аналитик бүлек башлыгы урынбасары Шакирова Алина Әнәс кызы, социологик сорашып белешүләр секторы мөдире Сахарова Луиза Рифкат кызы, тел. (843) 222-88-17 (доб. 229), 292-08-87.