Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

2022 елның 9 октябре, якшәмбе
Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм авырлыкларга карамастан җирдә  хезмәт куючы игенчеләрне терлекчелектә эшләүче терлекчеләрне берләштерә. Игенчеләрнең, терлекчеләрнең, механизаторларның, башка күп кенә һөнәр белгечләренең хезмәт нәтиҗәләренә безнең ышаныч, илнең азык-төлек иминлеге бәйле. Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, аеруча ветераннарга, җитештерү алдынгыларына сезнең фидакарь һәм намуслы хезмәтегез, крестьян бурычына тугры булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! Авыр, әмма кирәкле, нәтиҗәле, фидакарь хезмәтегез һәм туган җирегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, барлык башлангычларыгызда уңышлар, оптимизм, сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек һәм муллык телим!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International