Октябрьнең истәлекле даталары.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе
1 октябрь Россия хәрби тарихының истәлекле датасы. бу көнне 1609 елда Смоленск шәһәренең польша-литва гаскәрләреннән героик күпьеллык оборонасы башлана. 9 октярбь Россия хәрби тарихының истәлекле датасы. Бу көнне 1760-нчы елда Җидееллык сугыш вакытында рус гаскәрләре беренче тапкыр Берлинны алдылар. Гүя 1813нче һәм 1945нче елларны кузаллап граф Шувалов ул вакытта әйткән "  Берлиннан Петербургка кадәр барып җитмәскә дә мөмкин ләкин Петербургтан Берлинга кадәр барып җитәргә була 14 октябрь Россия хәрби тарихының истәлекле датасы. 1811 елда бу көнне Кутузовның рус гаскәрләре Дунай аша чыгып,хәзерге Болгария шәһәре Русе янында 20 меңлек төрек армиясен җиңәләр.Руслар һөҗүм вакытында нибары 9 кешене югалталар. 18 октябрь Россия хәрби тарихының истәлекле датасы. бу көнне 1813-нче елда союздашлары белән рус гаскәрләре Лейпциг астындагы халык сугышында Наполеонны җиңделәр. Французлар бөтен артиллерияне диярлек, 80 меңгә кадәр солдатны югалттылар. Наполеон армиясе җиңелүе Францияне Европаның барлык территориаль яулап алуларыннан мәхрүм итте. 20 октябрь Россия хәрби тарихының истәлекле датасы. 1827 елның бу көнендә союздашлар белән рус флоты Грециянең Наварин сугышында төрек флотын тар-мар итә.Руслар бер корабны да югалтмады.Төрек флотының югалтуы 60 кораб иде. Рус эскадрасы флагманы АЗОВ кына 5 төрек корабын юк итә

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International