Аксубай укучылары кулланучы хокуклары турында белемнәр алдылар.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе
Район мәктәпләрендә укучыларның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Ершова белән очрашулары булды.  Үсеп килүче буын товарлар һәм хезмәтләр турында зур белемгә ия, чөнки алар заманча элемтә чараларыннан файдалана. Шулай да, аңлату, ачыклау һәм киңәшләр өчен мизгелләр бар, аларны бу тармактагы белгеч кенә эшли ала. Ирина Ершова укучыларга кулланучының нинди хокуклары, аны ни рәвешле яклый алуы, нинди инстанцияләргә үз кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итә алуы турында сөйләде. Очрашулар вакытында ситуацияләр уйнатылды: товар сыйфатлы булса да, сатып алучыны канәгатьләндермәсәң, нинди товарларны кире кайтарырга була. Балалар кызыксынып белгеч белән диалогка керделәр, сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International