2022 елның 06 октябреннән 09 октябренә кадәр «Юность» УСЗда 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Ярышларда республика районнарыннан 14 команда катнашты:
Аксубай районы
Арча районы
Алексеевск районы
Апас районы
Актаныш районы
Әтнә районы
Буа районы
Баулы районы
Биек Тау
Алабуга
Норлат районы
Саба районы
Сарман районы
Чистай районы
Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Арча районы командасы
2 урын-Биектау районы командасы
3 урын – Сарман районы командасы
Тренер Ольга Васильева җитәкчелегендәге Аксубай районы «спорт мәктәбе» МБУ командасы кискен көрәш барышында иң көчле командалар бишлегенә керде һәм 4 нче урынны яулады.