Аксубай районында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында 10 меңгә якын үсенте утырттылар.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе
«Урманны саклыйк» республика акциясе кысаларында Аксубай урманчылыгы территориясендә агачлар утыртылды. Эшләр параллель рәвештә өч мәйданчыкта барды. Ибрай  урманчылыгының  участогына кырыкка якын кеше җыелды. Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Сергей Маклаков җитәкчелегендә Иске Ильдеряк авыл җирлеге, биш авыл мәдәният учагы (Иске Илдеряк, Яңа Ильдеряк, Илеш, Чувенорускино, Тархан), авыл китапханәләре, Иске Ильдеряк мәктәбе, балалар бакчасы хезмәткәрләре, 1,9 гектар мәйданда  дүрт меңгә якын каен үсентесе  һәм шуның кадәр корычагач үсентеләре утырттылар. Чабаксар участогы территориясендә Чабаксар участок урманчылыгы, Валерий Николаев җитәкчелегендәге Урмандеево авыл җирлеге хезмәткәрләре, Савгач, Урмандеево мәдәният йорты хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» акциясе үткәрделәр. Бердәм һәм нәтиҗәле эшләделәр, халык телендә «киремет урманы»дип аталган участокны яңа үсентеләр белән тулыландырдылар. Яңа Думада (Аксубай участок урманчылыгында) табигать саклау акциясе кысаларында авыл территориясен яшелләндерүдә Илнур Шакиров җитәкчелегендә Яңа Кармәт авылы советы хезмәткәрләре, мәдәният йорты, мәктәп, җирле мәчет һәм халык хеэмәт куйды. Еллар узгач, зәңгәр чыршы, миләш, юкә авылның бизәге булачак
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International